Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте, дип яза kazanfirst.ru.
Министрлык мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 261 математика һәм 212 рус теле укытучысы вакансияләре бар. Шулай ук мәктәпләргә 112 физика укытучысы, 106 башлангыч сыйныф укытучысы һәм 88 чит тел укытучысы кирәк.
Бер ел элек укытучыларга ихтыяҗ 2 меңгә якын булган. Хәйруллин кытлыкны кимүне республикада 2025 елның сентябреннән кертелгән ярдәм чаралары белән аңлатты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез