Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка коронавирус инфекциясе пандемиясенә каршы көрәштә Казахстанга ярдәм кулы сузган өчен Рәхмәт хаты килеп иреште. Аны Җамбыл өлкәсе хакиме Бәрдебәк Сәпәрбаев юллаган. «Бүген иң зур авырлык табибларга төшә. Шуңа без Татарстан Республикасыннан килгән медицина хезмәткәрләрен Җамбыл җирендә сөенеп каршыладык», – диелгән хатта.
Җамбыл өлкәсендә нәкъ менә Татарстан медикларының тәҗрибәсе һәм нәтиҗәле тырыш хезмәте белән коронавируслы сырхауларны дәвалауга бәйле вазгыять яхшырган.
«Аларның ярдәме – пандемиягә каршы көрәшкә бәһаләп бетергесез өлеш һәм безнең сәламәтлек саклау өлкәсенә бик зур булышлык ул. Татарстан табиблары һәм республика җитәкчелегенең ярдәме сәламәтлек саклау өлкәсендә генә түгел, хезмәттәшлекнең барлык тармакларында Татарстан белән Казахстанның үзара мөнәсәбәтләрен ныгытуга этәргеч бирде», – дип язган хаким.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез