Газетага язылу

Татарстан районнарында илкүләм проект буенча агротехнология сыйныфлары булдырылачак

Татарстан районнарында «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «Агросәнәгать комплексында кадрлар» федераль проекты буенча агротехнология сыйныфлары булдырылачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«Аларны булдыруның максаты – гомуми белем бирү оешмасы, профильле югары уку йортлары, профильле көллиятләр һәм эш бирүчеләрнең үзара хезмәттәшлеге хисабына агросәнәгать комплексы өчен кадрларны өзлексез әзерләү системасын формалаштыру», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Агротехнология сыйныфларында, эш бирүчеләрнең агросәнәгать комплексы белгечләренә ихтыяҗын исәпкә алып, профильле фәннәрне тирәнтен өйрәнү каралган. Алар 7-9 һәм 10-11 сыйныф укучылары өчен төзелә.

Агротехнология класслары «Генетика һәм үсемлекләр селекциясе», «Нәтиҗәле терлекчелек һәм заманча азык», «Киләчәк кошчылык: технологияләр һәм идарә», «Умартачылыкның заманча технологияләре», «Аквакультура», «Биотехнологияләр һәм азык җитештерү», «Чәчәк үрчетү» һәм «Агроинженерия» белгечлекләре буенча бүленәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре