Газетага язылу

Татарстан Рәисе: «Банклар энергетика тармагын яхшырак аңларга тиеш»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Сергей Цивилев Новиком Банкының эшлекле иртәнге ашында катнаштылар. Чара «ЭНЕРГОПРОМ-2026» форумы кырларында узды.

Катнашучылар илебезнең энергетика үсеше перспективалары, тармак проектларын финанслау мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар. 

Үзенең сәламләү сүзендә Сергей Цивилев илнең финанс учреждениеләрен энергетика өлкәсендә компетенцияләрне үстерергә һәм бергәләп ягулык-энергетика комплексын үстерергә чакырды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министрлыгы башлыгын хуплады. «Банклар энергетика тармагын яхшырак аңларга тиеш. Татарстанның Новиком Банкы белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге җайга салынган. Бу безнең стратегик партнер, Ростехның структур бүлекчәсе. Актив рәвештә бергә эшлибез», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе. 

Новиком Банкы – Татарстанның ышанычлы финанс партнеры. Республика белән банк арасында Татарстанның социаль-икътисадый өлкәсен һәм сәнәгатен үстерүгә юнәлдерелгән уртак программаларны гамәлгә ашыруны күздә тоткан үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре