Татарстан Рәисе: Дәүләт Советының яңа составына берничә мөһим бурычны хәл итәргә кирәк

Татарстан Дәүләт Советының яңа составына берничә мөһим бурычны хәл итәргә туры киләчәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә билгеләп үтте.

Татарстанда быел 8 сентябрьдә җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак. "Бу безнең республика өчен зур вакыйга. Парламентның роле халыкның иминлеген, икътисадый тотрыклылыгын, милли мәнфәгатьләрне яклауны һәм милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуны билгели торган булачак", - дип ассызыклады ул. Иң мөһим бурычлардан Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләүне, җәмәгать транспорты өлкәсен үстерүне атады.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре