Татарстан Рәисе Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу тантана Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театрының яңа бинасында уза. "Эчтәлеге дөрес әсәрләр һәм гамәлләр белән тутырылырга кирәк булган бу бик матур киңлектә иҗади тормыш кайнап торырга тиеш. Камал театры татарлар өчен, республикабыз өчен истәлекле урын булып тора. Әлеге милли байлыкны сакларга һәм арттырырга кирәк", - диде ул.

Республика Рәисе ассызыклаганча, Туган тел көнендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру күркәм традиция булып тора. Ул быелгы лауреатларны котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Быел лауреатлар исеменә драматург Мансур Гыйләҗев - «Мәхәббәт сүзлеге» пьесалар җыентыгы өчен, шагыйрь Рәниф Шәрипов - «Җомга» һәм «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен, фотограф Рифкать Якупов - Татарстан Республикасында фото сәнгатен үстергән, татар халкының мәдәни мирасын саклауга керткән зур өлеше һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен, шулай ук Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин составындагы авторлар коллективы – «Иакинф» балетын куйган өчен лаек булдылар.

https://vatantat.ru/2025/04/168379/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре