Көннәр суыну белән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артуга карата гражданнарның шикаятьләре саны сизелерлек арта. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә билгеләп үтте.
Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, җылы ноябрь булуга карамастан, кешеләрне җылы биргән өчен түләүнең артуы борчый, арту нигә шундый сизелерлек булып чыккан: «Халык салкыннар башлану белән түләүләр тагын да артачак дип курка».
Ул ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, Тарифлар буенча дәүләт комитетына, Дәүләт торак инспекциясенә, шәһәр һәм район администрацияләренә, идарәче компанияләргә, «Татэнерго»га торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен нигезсез счетлар күрсәтүне булдырмау өчен чаралар күрергә кушты. Хисапларда хаталар ачыкланган очракта түләүләрне оператив рәвештә яңадан исәпләүне тәэмин итәргә. "Кайнар линияләр" оештырыгыз. Кешеләргә барысын да тыныч кына аңлатырга кирәк. Бу безнең эш", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез