Татарстан Рәисе: «Милли мәгариф системасы һәрчак безнең игътибар үзәгендә»

Туган телләрне өйрәнү һәм туган телләрдә укыту өчен шартлар бар, кадрлар әзерләү буенча эш алып барыла, бу эш хакимиятнең игътибар үзәгендә. Бу хакта Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

- Туган телләрне сыйфатлы итеп өйрәнүне балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр тәэмин итәргә кирәк. Гомумән, тел мохитен формалаштыру – муниципаль һәм дәүләт хакимияте органнарының төп бурычының берсе. Моннан тыш, ике дәүләт телен куллану өчен барлык шартларны да булдыру мөһим, - диде республика Рәисе.

Ул уңышлы эшләп килүче "Адымнар" мәктәпләрен телгә алды, Марат Әхмәтов җитәкләгән Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия эшенә бәя бирде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре