Татарстан Рәисе премиясенең күләме ике тапкыр арткан

Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Рәисе премиясенә дәгъва кылуга гаризалар кабул ителә башлады. Гаризалар 23 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Премияне Рөстәм Миңнеханов Халыклар бердәмлеге көне алдыннан тапшырачак. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе, премия бирү комитеты рәисе Зилә Вәлиева әйтте.

“Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Рәисе премиясе 2015 елдан бирле тапшырылып килә. Коммерциясез оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр өчен төбәкләрдә гамәлгә куелган тәүге премия бу. Гражданлык җәмгыяте вәкилләре өчен республиканың иң югары дәүләт бүләге”, – диде ул.

Барлыгы 8 җиңүче: 5 оешма һәм 3 физик зат җиңүче буларак билгеләнәчәк. Быелдан премия күләме ике тапкыр арткан. Хәзер коммерциясез оешмалар – 800әр мең сум, ә җәмәгать эшлеклеләре 500әр мең сум алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре