Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә тармак хезмәткәрләрен Россия Салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.
Бүген республикада бу системада 2,2 меңгә якын кеше эшли. Алар үз эшенең югары класслы белгечләре, диде Рөстәм Миңнеханов.
Салым системасы хезмәткәрләре ярдәмендә республика һәм ил бюджеты тулылана. "Без 2 трлн сумнан артык салым җыемнары, иминият кертемнәре һәм башка түләүләрне туплыйбыз. Дәүләтнең гражданнар алдындагы социаль йөкләмәләрен үтәү: илнең оборона сәләтен, җәмәгать тәртибен тәэмин итү, дәүләт һәм муниципаль вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бюджет системасына акчаларның үз вакытында керүенә турыдан-туры бәйле», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов салым органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез