Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Эльвира Әхмәтова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән Указга кул куйган.

Әхмәтова тугыз елдан артыграк вакыт дәвамында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасын биләде.
1978 елның 9 маенда Әгерҗе районында туган. Педагогик белемгә ия. ВУЗларда, шул исәптән “Цифрлы үзгәрешләр” буенча, һөнәри яктан яңадан өйрәнү узган.
Татарстанның медиа тармагында эшләве дәверендә телевидение һәм радио хәбәрчесеннән ведомство җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасына кадәр хезмәт юлы үткән.
2004-2012 елларда – Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының әйдәп баручы белгече, баш белгече, бүлек җитәкчесе. 2012 елның февраленнән октябрьгә кадәр – “Татарстан китап нәшрияты” баш мөхәррире урынбасары. 2013 елдан Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Эшләр идарәчесе. Эльвира Әхмәтова тармакта 24 ел дәвамында хезмәт куйган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре