Татарстанда сайлау кампаниясенең мөһим этабы: 14 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә сайлауга кандидатлар тәкъдим итү дәвам итә. Үзәк сайлау комиссияме рәисе Андрей Кондратьев ,“Сайлау ноктасы” мәгълүмат үзәгендә бу этапка башлангыч йомгак ясап, тавыш бирүгә әзерләнүнең барышы турында сөйләде.
Елның төп сайлау кампаниясе – Татарстан Рәисен сайлау. Дәүләт Советы тарафыннан әлеге сайлауны Бердәм тавыш бирү көненә билгеләү турында карар кабул итүен искә төшерик. Закон нигезендә, фәкать сәяси партияләр генә кандидатларны тәкъдим итүгә хокуклы. Үз-үзеңне тәкъдим итү күздә тотылмаган.
“Тәкъдим итү этабы – бөтен сайлау кампаниясенең нигезе. Нәкъ менә хәзер 14 сентябрьдә сайланырга тиешле кешеләрнең даирәсе булдырыла. Безгә барлык сәяси партияләр һәм сайлау процессында катнашучылар өчен тигез мөмкинлекләр тудыру, барысын да закон нигезендә хәл итү аеруча мөһим”, – дип басым ясап әйтте Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
4 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, сәяси партияләр түбәндәге кандидатларны Татарстан Рәисен сайлауга тәкъдим итү турында карар кабул иткән: Виталий Смирнов (“Российская партия пенсионеров за социальную справедливость”), Рөстәм Миңнеханов (“Бердәм Россия” партиясе), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Руслан Йосыпов (ЛДПР).
Кандидатлардан документлар 11 июльгә 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
“Татарстан Республикасы Рәисен сайлау – республикада яшәүче һәркем өчен аның киләчәген билгеләү мөмкинлеге ул. Татарстан сайлау системасы барлык дәрәҗәдәге сайлауларга кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәүгә тулысынча әзер, тавыш бирүгә план нигезендә әзерлек алып барыла”, – дип билгеләп үтте Андрей Кондратьев.
Ә инде 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатына өстәмә сайлауга 2 кеше: Раил Миңнегалиев (“Новые люди” партиясе) һәм Андрей Фомичев (үз-үзен тәкъдим иткән) документлар тапшырган.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда муниципаль сайлауга 308 кандидат тәкъдим ителгән. 77се – “Бердәм Россия”, 2се – “Справедливая Россия – Патриоты – За правду” партияләреннән, 229ы – үзен-үзе тәкъдим итү тәртибендә.
Исегезгә төшерәбез: 14 сентябрь – Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Рәисен сайлау, Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын (7,5 меңнән артыграк) сайлау узачак.
Татарстан Республикасы Рәисен сайлау кампаниясенең киләсе этабы – кандидатларны теркәү. Ул кандидатларны тәкъдим итү һәм документлар тапшыру чоры төгәлләнгәч башлана. Татарстан Рәисен сайлауда катнашу өчен һәр кандидатны муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының кимендә 384 депутаты хупларга тиеш. Имзалар республиканың кимендә 34 муниципаль берәмлегендә тупланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез