Быел Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү чыгымнарын өлешчә каплау өчен федераль бюджеттан 303,0 миллион сум күләмендә субсидия алачак. Бу хакта Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә сүз агросәнәгать комплексы объектларын булдыру һәм (яки) яңарту, шулай ук сөт ризыкларының кайбер төрләрен мәҗбүри маркировкалауны гамәлгә кертү өчен маркировка җиһазларын сатып алу чыгымнарының бер өлешен каплауга төбәк чыгымнарының 58 процентын финанслашу турында бара.
Татарстан бюджетыннан исә бу максатка 522,4 миллион сумлык субсидия каралган.
Акчаны узган елда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайлап алган 13 инвестицион проектны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны каплау өчен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә бирү күздә тотыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез