Газетага язылу

Татарстан Россиянең тормыш сыйфаты иң югары булган төбәкләре бишлегенә керде

Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгы 2025 ел йомгаклары нигезендә төзегән тормыш сыйфаты иң югары булган лидер төбәкләр бишлегенә кергән.

Бу хакта Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында агентлыкның генераль директоры Светлана Чупшева әйтте.

«Быел иң югары тормыш сыйфаты булган төбәкләр рейтингы лидерлары бишлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән өлкәсе, Татарстан Республикасы, Сахалин өлкәсе керде», – диде докладчы (ТАСС цитатасы).

Чупшева сүзләренчә, рейтингны төзегәндә статистик күрсәткечләрне бәяләүдән тыш, якынча 345 мең кеше арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә исәпкә алынган. Сораштырулар яшьләр, күп балалы гаиләләр, инвалидлар арасында үткәрелгән. Бу ярдәм чараларының санын һәм нәтиҗәлелеген бәяләү өчен эшләнгән.

Рейтингны Стратегик инициативалар агентлыгы 2021 елдан башлап формалаштыра. Бу юлы ул яңартылган, Россия үсешенең илкүләм максатларын чагылдырган методология ярдәмендә төзелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре