Татарстанга РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең академик җыр һәм бию ансамбле килде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт республикада 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Ансамбль Яшел Үзәндә һәм Казанда чыгыш ясады инде, алда тамашачыларны түбәндәге концертлар көтә:
- 14 июнь – Лаеш район Мәдәният йорты (башлана 16.00 сәгатьтә)
- 18 июнь – Алабугадагы ипподромның эстрада мәйданчыгы (башлана 18.00 сәгатьтә)
- 20 июнь – Чаллыдагы Орган залы (башлана 18.00 сәгатьтә)
Чараларга керү бушлай.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез