Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
"Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, студентлар транспорт грантына бюджеттагылар гына түгел, коммерция формасы буенча белем алучылар да гариза бирә ала", – диде ул.
Министр урынбасары сүзләренчә, гаризалар кампаниясе ноябрьдә башланачак һәм грантка бөтен Татарстаннан барлыгы 5,7 мең студент дәгъва кыла ала. Гаризаны югары һәм урта махсус уку йортларында укучылар студентлар лигасы сайтында бирә ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез