Татарстан сулыкларында кече көймәләр белән йөрү тыела. Бу хакта «Татар-информ»да узган очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларындагы куркынычсызлык бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова сөйләде.
– Бүген су температурасы 6 градусны тәшкил итә. Шунлыктан инде суга керү дә тыела, шулай ук су өстендә ял итү дә сәламәтлек өчен куркыныч. Көймәләре булган кешеләр 1 ноябрьгә алар белән йөрүне туктатырга тиеш һәм тиешле чарасын күреп кышка җыеп куярга киңәш итәм, – ди ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез