Казан суды Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе таләпләрен хуплап, “Молочная мастерская” компаниясенә сырда һәм башка сөт ризыкларында үсемлек майларын куллануны тыйган. Бу хакта “Татар-информ” ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Әлеге компания продукциясен лаборатория шартларында тикшереп, тиешле нормаларга туры килмәвен ачыклаганнар. Продукция үрнәкләрендә “үсемлек стериннары” тапканнар. Бу исә аның “фальшивка” икәнлеген аңлата. Сырга үсемлек майларын кушу сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Бу исә балалар һәм аллергиядән интегүчеләр өчен бигрәк тә зур куркыныч белән яный.
Хәзер фирма җитештерүгә контрольлек итүне яхшыртырга тиеш булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез