Аларның һәр батырлыгы артында – кеше гомерләре, тулы бер гаилә язмышы. Үзләре исә бу хакта сөйләргә дә, ул хакта сөйләгәнне тыңларга да яратмый. Тыйнак кына зур батырлык эшләүләрен дәвам иттерәләр. Сүзебез – Татарстан табиблары ясаган уникаль операцияләр, могҗиза белән саклап калынган гомерләр турында. Бүген шул очракларга аерым тукталырга булдык.
Бер көндә – ике гомер
Июль аеның бер иртәсе Чаллыда яшәүче 30 яшьлек Екатеринаның гомерен икегә бүлә дә куя. Икенче баласын көткән йөкле ханым, иртәнге аш вакытында йөрәге тотып, аңын югалта. Аны тиз арада Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә алып киләләр. Табиблар аның ике тапкыр инфаркт кичергәнен ачыклый.
Алар булачак ананы махсус аппаратка тоташтырып, йөрәгенә ике тапкыр стент куя. Әмма авыруның хәле начарланганнан-начарлана бара. Хатын-кызның йөклелекнең 32 нче атнасында булуы исә хәлне тагын да катлауландыра.
Шуннан табиблар кесарь кисеме ярдәмендә баланы таптырырга дигән карарга килә. Чаллы табибларына бу эштә тиз арада Казаннан килеп җиткән РКБ табиблары ярдәм итә. Булачак ананы махсус аппараттан өзмичә генә катлаулы операция ясыйлар. Йөрәк туктау, кан китү куркынычы зур була.
«Без инде ул мәлдә җиргә Ай төшсә дә әзер идек, Ходайга тапшырып, операция бүлмәсенә кереп киттек», – дип искә ала ул көнне хастаханәнең медицина хезмәте җитәкчесе Антонина Панина.
Бәхеткә, бу куркыныч фаразларның берсе дә чынга ашмый. 1,7 килограмм авырлыктагы кыз бала дөньяга аваз сала. Аны шул ук мизгелдә ДРКБга озаталар. Хәле авырая гына барган әни кешене исә махсус очкыч белән Мәскәүдәге Шумаков исемендәге Илкүләм трансплантология һәм ясалма әгъзалар медицина тикшеренү үзәгенә илтәләр. Анда Екатеринага йөрәк күчереп утырталар.
Могҗиза белән исән калган бәхетле әни ул көннәрне куркыныч төш кебек искә ала. Бүген алар ире белән ДРКБ табиблары үстергән кызларын каршы алырга әзерләнә.
Балык бүләге
Әле бу көннәрдә генә Чаллыда тагын бер могҗизалы очрак булды. Табиблар эчәклегенә 3,5 сантиметр озынлыктагы балык сөяге кадалган 58 яшьлек хатын-кызның гомерен саклап калган. Табиблар кулына эләккәнче, өч көн алдан хатын балык ашаган булган, сөяген йотып җибәргәнен сизмичә дә калган. Эчәклеккә кысылган сөяк аркасында кыска гына вакыт эчендә анда ялкынсыну башланырга өлгергән. «Бу – бик нечкә урын. Вакытында операция ясамасаң, кешенең каны агуланырга, ул хәтта үләргә дә мөмкин», – ди табиблар. Бәхеткә, алар, биш тишек ясап, эчәклекнең ялкынсынган өлешен дә, анда кысылып калган балык сөяген дә алып аткан.
Робот кына, димә
Татарстан табиблары хәзер роботлар белән бергәләп тә катлаулы операция ясый. Берничә көн элек Республика онкология диспансерында робот-хирург ярдәмендә хатын-кызның аналыгын алдылар. Операция табиб-онколог Азат Галәлетдинов җитәкчелегендә башкарылган.
Табиб сүзләренә караганда, моңарчы андый катлаулы операцияләр Мәскәүдән чакырылган атаклы хирург Дмитрий Уткин тарафыннан гына ясалган. Хәзер исә Татарстан табиблары үзләре дә шундый җитди эшнең серләренә төшенгән, мондый катлаулы операциягә үзләре дә алына.
Яшерен-батырын түгел, робот ярдәмендә ясалган операцияләргә күбебез шикләнеп карый. Аның белән иңгә-иң эшли башлаган табиблар исә башка фикердә. «Робот гади табиб кереп җитә алмаган катлаулы урыннарда ипле генә эшли ала. Кан китүне булдырмаска ярдәм итә, тукымаларны да зарарламый», – ди алар.
Корсак тарихы
Күптән түгел генә Республика онкология диспансеры табиблары тагын бер кат шаккатырды. Гемоглобины иң түбән дәрәҗәгә төшеп беткән ир-атның корсагыннан зур шеш алды алар. Шеш зураеп, ашказаны асты бизе, уң як бөер белән юан эчәклеккә дә зыян салырга өлгергән була. Ул гына да түгел, шеш организм өчен иң мөһим саналган юан кан тамырын да зарарлаган була. Табиблар шешне алыр алдыннан иң элек аның урынына протез куялар. Бу диспансер тарихындагы иң беренче шундый катлаулы уникаль операция санала.
«Мондый уникаль очраклар турында моңа кадәр китаплардан гына укып белә идек. Соңгы елларда аны эре федераль үзәкләрдә ясадылар. Хәзер менә мондый катлаулы операцияләрне үзебездә дә ясыйбыз», – ди диспансер табиблары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез