Республика клиник хастаханәсе хирурглары Мелитопольдән килгән хатын-кызның аналыгыннан бик зур шеш алган. Әмма алар Запорожье өлкәсендә яшәүче бу ханымның аналыгын саклап калган. “Татар-информ”, РКБның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, шулай дип яза.
Узган ел азагында РКБның рентген-хирурглары Запорожье өлкәсенә командировкага барып, Маринаның аналыгында зур шеш үсүен һәм аннан кан саркып торуын ачыклаган. Татарстан табиблары анда җирле белгечләр белән берлектә инсульт һәм инфаркт кичерүчеләргә, шулай ук миомалы хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәткән.
Маринага үзенең туган ягындагы хатын-кызлар консультациясендә, Казанга килеп, шул ук белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш биргәннәр. Мелитопольдә мондый операцияләр әле сирәк ясала икән. РКБның рентген-хирургия ысуллары белән дәвалау һәм диагностика ясау бүлеге мөдире Андрей Терегулов әйтүенчә, Мелитополь табиблары, миома зур булганлыктан, аналыкны да кисеп алыргадыр, дигән фикергә килгән. Казан табиблары исә органны ничек тә саклап калырга булган.
“Миома үсмәсен өчен, шешны тукландырып торучы кан тамырларын яптык. Ул чагында шешнең диаметры 7-8 см чамасы иде. Берничә айдан соң миома 10 тапкыр кечерәячәк. Әлеге ханым алга таба бернинди дә кан китүләрдән, авыртудан интекмәячәк”, – дип аңлатып үткән Терегулов.
Марина әйтүенчә, Мелитопольдә шундый ук диагнозлы дистәдән артыграк хатын-кыз бар. Алар Казанга килерме, яисә үзләренең туып-үскән җирендә яңа операция залларында шешне алдырырмы – бу кадәресе соңрак мәгълүм булачак. 46 яшьлек Марина ярдәм кулы сузган өчен Запорожье өлкәсе табибларына, шулай ук Татарстан хирургларына чиксез рәхмәтле.
“Бездә табиблар һәм шәфкать туташлары бик нык җитми. СВО башлангач, алар бөтен эшләрен ташлап, китеп барды. Хәзер исә кире кайта, яңа законнар буенча тормышларын яңадан кора башлады. Украина 10 ел төзегән, Россия соңгы елда аны төзеп бетергән зур онкодиспансер ачылды. Перинаталь үзәк төзелеп килә. Сезнең табибларга зур рәхмәт”, – дигән хатын-кыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез