Татарстан торак төзелеше темплары буенча лидерлар рәтенә керде

Татарстан Республикасы төзелеш тармагын үстерү буенча илдә иң яхшы нәтиҗәләргә иреште. Бу хакта Россия хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин төбәк үсеше буенча комиссия президиумы утырышында белдерде, анда "Яшәү өчен инфраструктура" милли проектын тормышка ашыру барышы турында фикер алыштылар, дип яза "Пенза-Пресс".

Октябрь башына булган мәгълүматларга караганда, Россиядә 76,5 миллион квадрат метр торак төзелгән. Марат Хөснуллин ассызыклаганча, 100 миллион квадрат метрлы еллык планны үтәү өчен төбәкләргә югары эш темпларын саклап калырга кирәк.

Алдынгы регионнар арасында Татарстанны, шулай ук Пенза, Саратов өлкәләрен һәм Адыгея, Бурятия, Мордовия һәм Чечня республикаларын атап китте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре