Газетага язылу

Татарстан төзелә торган торак иң кыйммәт булган төбәкләр бишлегенә кергән

Татарстан төзелә торган торак иң кыйммәт булган төбәкләр арасына эләккән. Әйтүләренә караганда, бәяләр үсешенә гаилә ипотекасының шартларын үзгәртү тәэсир иткән.

ТАСС хәбәр итүенчә, Татарстанда яңа төзелә торган йортларда торакның бер квадрат метры 196,2 мең сум тора.

Без әлеге күрсәткеч буенча ил күләмендә дүртенче урында. Бездән алда – Мәскәү (425,3 мең сум), Санкт-Петербург (281,4 мең сум) һәм Мәскәү өлкәсе (231,8 мең сум). Беренче бишлектә Приморье крае (192,8 мең сум) да бар. Шул ук вакытта, телгә алынган барлык төбәкләрдә дә бәяләр үскән, ә Татарстанда июнь–августта бәяләр төшкән, дигән белгечләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре