Газетага язылу

Татарстан Вице-премьеры: «Без сайлауга һәрвакыт гаилә белән йөрдек»

Республикада Бердәм тавыш бирү көне бара. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сайлауда бөтен гаилә белән катнашырга чакырды. Журналистлар белән очрашуда ул балачагында ничек итеп сайлауга барулары турында да сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, сайлау көнендә оештырыла торган фотобәйге дә юктан гына «Гаилә белән сайлыйбыз» дип аталмый. «Сайлауга гаилә белән бару – ул балаларга үрнәк күрсәтү. Без шул рәвешле киләчәк буынга республикабызга карата җаваплы мөнәсәбәтебезне, куйган хезмәтебезнең Татарстан үсешенең нигезе булуын күрсәтәбез. Сайлау участогына гаилә белән килеп, без янә бер кат якыннарыбызны яратуыбызны белдерә, аларга безнең белән бергә булулары өчен рәхмәт белдерә алабыз», – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

Ул шулай ук сайлау белән бәйле хатирәләре белән дә уртаклашты. «Без сайлауга һәрвакыт гаилә белән йөрдек. Әле дә хәтерлим: бу көнне элек тә хәзерге кебек ярминкәләр оештырыла иде. Һәм без ярминкәдән һәрвакыт нинди дә булса тәмле ризыклар сатып ала идек. Безнең өйдә сайлауда катнашу-катнашмау турында сүз булмый иде. Бервакытта да калдырмадык, һәм һәрвакыт гаилә белән йөрдек. Хәзер мин моның бик зур һәм әһәмиятле тәрбия чарасы булуын аңлыйм», – дип сөйләде Татарстан Вице-премьеры.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре