Газетага язылу

Татарстан хакимияте Ка-52 вертолеты белән Украина дронын юк итүне кире какты

Украина пилотсыз очкычын Ка-52 вертолеты ярдәмендә юк итү турында интернетта таралган видеоның Татарстанга кагылышы юк. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренә таянып яза.

“Ял көннәрендә челтәрдә, шулай ук кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында, янәсе, Казан тирәсендә Ка-52 вертолетының Украина пилотсыз очкычын юк итүе турында хәбәрләр һәм видеолар пәйда булды. Татарстан Республикасы территориясендә мондый хәлнең булмаганлыгы турында хәбәр итәбез”, – дип басым ясап әйткән Галимова.
Дронны юк итү турындагы видеоны Украинада махсус хәрби операцияне яктыртып баручы “Рыбарь” телеграм-каналы урнаштырган булган. Шуннан соң “Российская газета”, “Рыбарь” мәгълүматларына таянып, шул хакта язып чыккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре