Газетага язылу

Татарстан хастаханәләренә шартлаткыч куелу турында хәбәрләр җибәрелгән

Бүген – 1 сентябрь иртәсендә Балалар республика клиник хастаханәсе шартлаткыч куелу турында аноним хәбәрләр алган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы медицина оешмалары мәгълүмати һөҗүмгә дучар булган.

1 сентябрь иртәсендә шартлаткыч куелу куркынычы турында аноним хәбәрләр алынган, дип яза “ТАСС” ДРКБ матбугат хезмәте хәбәренә таянып.

“Бүген Мәскәү вакыты белән 08.00 сәгатьтә Татарстан Сәламәтлек саклау министры карамагындагы медицина оешмалары мәгълүмати һөҗүмгә дучар булды:  шартлаткыч куелуы куркынычы турында аноним хәбәрләр алынды. Әлеге мәгълүмат оператив төстә тиешле ведомстволарга җиткерелде. Өлешчә эвакуация уздырылды. Хастаханәдә чит-ят әйберләрнең бармы-юкмы икәнлеге тикшерелде”, – диелгән хәбәрдә. Хәзерге вакытта медицина оешмалары гадәттәгечә эшли.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре