Бүген көндез Татарстан территориясендә һава температурасы 10 градуска кадәр җылы булуы көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә алмашынучан-болытлы һава торышы була, явым-төшем көтелми.
Шулай ук төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка күчүчән җил исәргә мөмкин. Юлларда урыны белән бозлавык хасил булуы фаразлана.
Төнлә һава температурасы -4...-9 градус була, урыны белән -10...-15 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез һава температурасы +5...+10 градуска кадәр күтәрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез