Татарстанда “Батыр” үзәгенең ике еллык эшчәнлеге дәверендә Россия Оборона министрлыгы белән 10 меңнән артыграк контракт төзелгән. Бу хакта “Татар-информ” үзәк җитәкчесе Владислав Кузнецов мәгълүматларына таянып яза.
“Безнең үзәктә бер көн эчендә контракт төзергә мөмкин. Әйтик, кеше иртән мөрәҗәгать итсә, кичен инде килешүгә кул куя. Медицина тикшеренүе нибары бер сәгать-сәгать ярым вакытны ала, – дип сөйләп үткән ул.
Быел Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән 8 меңгә якын контракт төзелгән инде. Бу хакта Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы подполковник Андрей Козлов сөйләп үткән.
“Шушы 8 мең кешенең яртысы чамасы нәкъ менә “Батыр” үзәге аша хәрби хезмәткә китте”, – дип билгеләп үткән Козлов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез