Татарстанда 14 яшькә кадәр балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тыярга мөмкиннәр

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец 14 яшькә кадәрге балаларның социаль челтәрләр белән файдалануга кагылышлы тәкъдим белән чыгыш ясады. Аның фикеренчә, социаль челтәрләргә керү ата-аналар рөхсәте белән генә мөмкин булырга тиеш. Бу хакта ул Дәүләт Думасының гаилә мәсьәләләре комитеты башлыгының беренче урынбасары Татьяна Буцкаяга юллаган хатында хәбәр итте.

Балалар омбудсмены балалар интернетта җинаятьчел элементларның йогынтысына дучар ителгән очраклар белән үз позициясен нигезли. Аның сүзләренчә, балигъ булмаганнар еш кына мошенниклык белән очраша, куркыныч төркемнәрдә катнаша. Балаларның мәгълүматны тәнкыйть белән бәяләү сәләте чикләнгәнгә күрә, мондый чаралар Волынец кирәкле булып тоела.

Волынец үзенең тәкъдимен хуплап Европа берлеге һәм АКШ тәҗрибәсенә таяна, анда инде шундый ук чикләүләр гамәлдә. ЕСта Safer Internet программасы һәм 2016 елдан мәгълүматларны яклау турындагы канун социаль челтәрләрдә балаларны ата-аналар ризалыгыннан башка теркәүне 16 яшькә кадәр тыя. АКШта мондый чаралар 13 яшькә кадәрге балаларга карата кулланыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре