Казанда 15 яшьлек үсмерне эзлиләр. 10 сентябрьдән бирле малайның кайда икәнлеген беркем белми. Бу хакта “Татар-информ” “ЛизаАлерт” эзләү отряды мәгълүматларына таянып яза.
Малайның билгеләре: буе – 174 см, кара чәчле, коңгырт күзле.

Зәңгәр юка курткадан, ачык зәңгәр төстәге футболка, кара спорт чалбары һәм ак олтанлы кара кроссовкадан булган.
Үсмер турында ниндидер мәгълүматларга ия булучылардан “Кайнар линия” телефонына (8(800)700-54-52) яки 112 номерын җыеп хәбәр итү сорала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез