Ял көннәрендә республикада салкын, кар-буран булачак.
Татарстанда бу ял көннәрендә кисәк суыта. Республика Гидрометеоүзәгеннән шулай дип кисәткәннәр.
 Синоптиклар фаразына караганда, бүген һәм иртәгә кар-буран, секундына 19 метр тизлектә җил, бозлавык көтелә. Төнлә -8 градуска кадәр суыта, көндез исә 0 градуска кадәр җылыта.
Якшәмбе – 20 ноябрьдә көндез һава температурасы -4...-10 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә исә термометрның терекөмеш баганасы -13, уйсурак җирләрдә -17 градуска кадәр төшәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез