Татарстанда -20 градуска кадәр суыта

Урыны белән аз гына кар көтелә.

Татарстанда яңа эш атнасы аз гына кардан башланып китте. Төнлә һәм иртән кайбер районнарга томан төшкән. Көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бүген көндез һава температурасы -3...-8 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә -8...-13, урыны белән -15...-20 градуска кадәр салкын. Юлларда – бозлавык.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре