Татарстанда 21 мәктәп ашханәсен капиталь төзекләндерүгә 328,9 миллион сум җибәреләчәк

Быел Татарстанда 21 мәктәп ашханәсен капиталь төзекләндерүгә барлыгы 328,9 миллион сум биреләчәк. Бу хакта “Татмедиа” агентлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Аерым алганда, Югары Ослан районының Карахуҗа урта мәктәбе, Биектау районының Чыпчык, Лаеш районының Усад прогимназиясе ашханәләре яңартылачак. Казанда исә 12 мәктәптә төзекләндерү эшләре алып барылачак. Мәсәлән, 155нче гимназиядә, Каюм Насыйри исемендәге 80нче татар-рус гимназиясендә, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү буенча 120нче мәктәптә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре