Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
3 сентябрьдә төнлә явым-төшем көтелми. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, көндез 13 метрга кадәр көчәя. Төнлә температура +10..+15 градус, көндез һава +23...+28 градуска кадәр җылыначак.
Җомга көнне, 4 сентябрьдә, урыны белән бераз яңгыр ява. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатышка күчеп, секундына 4-9 метр тәшкил итә, көндез аның тизлеге 13 метрга кадәр җитә. Төнлә +10..+15, көндез +20..+25 градус тәшкил итәчәк.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда 1-10 сентябрьдә уртача һава температурасы климат нормасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә (ТР буенча норма +14,3 градус, Казан буенча +14,8 градус).
Бу атнада Төньяк Атлантикадан килгән циклон йогынтысында Татарстанда температура фонының күтәрелүе көтелә, дип яза Татар-информ.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез