Татарстанда 29 градуска кадәр эссе булачак

Татарстанда 29 градуска кадәр эссе булачак. Республика синоптиклары шулай дип ышандыра. Бу атна уртасында суытып алганнан соң, атна азагына кабат кояшлы, җылы һава торышы вәгъдә иткәннәр.

Татарстан буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген көндез +18 градуска кадәр, көнбатыш районнарда +20 градуска кадәр җылытачак. Явым-төшемнәр көтелми. Шимбә төнлә +3...+8 градус, көндез +24...+29 градус җылы фаразлыйлар. Урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр булырга ихтимал. Якшәмбе җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк, көндез +15...+20, көньяк районнарда +20 градуска кадәр җылытачак. Киләсе атна башында термометр баганасы төнлә +1 градуска кадәр төшәргә дә мөмкин. Көндез +25 градуска кадәр җылы вәгъдә иткәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре