Минзәлә районы судында Чаллыда яшәүче хатын-кызга карата хөкем карары чыгарганнар. Ул 3 баланың һәлак булуына гаепле дип танылган.
36 яшьлек хатын-кыз, быел апрель аенда Toyоta Camry машинасы рулендә Минзәлә районы Тауасты Тәкермән белән Югары Тәкермән авыллары арасындагы юлдан “очып” килгәндә, юл кырыеннан баручы 3 баланы бәрдергән.
https://vatantat.ru/2024/04/141207/
Фаҗигадә 13 яшьлек, 10 яшьлек һәм 9 яшьлек өч малайның гомере өзелгән.
Суд хатын-кызның гаепле булуын танып, аны 3 елга ирегеннән, шулай ук 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән.
Хөкем карары үз көченә кермәгән әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез