Татарстанда 3140 торак пункт теркәлгән, шулар арасыннан 306 торак пунктка кадәр газ кермәгән. Бу хакта "Газпром трансгаз Казан" оешмасы генераль директоры Рөстәм Усманов әйтте.
"Рәсми саннардан күренгәнчә, Татарстанда 3140 торак пункт теркәлгән, шулар арасыннан 306 торак пунктка кадәр газ кермәгән. Әлеге юнәлештә эш дәвам итә, газлаштыру программасы ел саен раслана", - диде ул.
Рөстәм Усманов әйтүенчә, бүгенге көндә газ кермәгән барлык торак пунктлар да киләчәктә "зәңгәр ягулык"ка тоташачак дигән сүз түгел. "Әлеге мәсьәлә төбәкнең ягулык-энергетика балансы нигезендә хәл ителә. Кайсы торак пунктта ягулык буларак нинди чимал файдаланылачагын алар хәл итә. Мәсәлән, биш йортлы авылга газ кертү өчен йөз чакрым торба сузу икътисадый яктан отышсыз. Бу акчага күбрәк объект төзеп, халыкка зуррак файда китерергә мөмкин", - диде Рөстәм Усманов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез