Татарстанда 32 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда якын көннәрдә 32 градуска кадәр җылылык һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә.

Пәнҗешәмбе, 3 августта, республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы фаразлана. Көндез җилнең тизлеге урыны белән 14 м/секундка кадәр җитәчәк. Төнлә – 12-17 градус, ә көндез 26-31 градус җылы булачак.

Җомга, 4 августта, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк: шулай ук кыска вакытлы яңгырлар һәм алмашынучан болытлы һава булуы көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +14-19 градус, ә көндез максималь температура +27-32 тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре