Татарстанда 33 градуска кадәр эссе булу көтелә

Татарстанда 10 июньдә эссе булачак. Республикада алмашынучан болытлы һава урнашачак. Көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм боз явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Җил күбесенчә көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан, тизлеге 6-11 м/с. Яшенле яңгыр вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с ка кадәр булырга мөмкин, урыны белән җилнең тизлеге 23 м/с ка җитәргә мөмкин.

Максималь температура +28дән +33 градуска кадәр булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре