Татарстанда 35 градуска кадәр эссе булачак

Якын араларда Татарстанда янә +30 градустан югарырак эсселек көтелә. Синоптиклар хәбәренә караганда, чәршәмбе – 26 июльдән кыздыра башлаячак. Бу көнне  көндез термометрның терекөмеш баганасы +25...+30 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +11...+16 градус. Яшенле яңгыр, секундына 15–20 метрга кадәр көчле җил. Пәнҗешәмбе – 27 июльдә тагын да эссерәк: көндез +29...+34 градус. Төнлә +11...+16. Якшәмбе – 30 июльдә бераз гына салкынча: +29 градус.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә – 28, 29 июльдә эссе һава сакланып, температура +30...+35 градус чикләрендә тирбәләчәк. Урыны белән яшенле яңгырлар булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре