Авария булган урында ГАИ инспекторлары эшли, фаҗига сәбәпләре ачыклана.
Бүген Апас районы Танай-Турай авылында коточкыч фаҗига булган. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә таянып яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, КамАЗ артка чигенгәндә, шул чүп машинасы өстендәге 36 яшьлек йөкче юлга егылып төшкән. Шул мизгелдә машина бәхетсезнең өстеннән чыгып киткән.
Йөкче “Ашыгыч ярдәм” килгәнче җан биргән. Фаҗига булган урында автоинспекторлар эшли. Килеп туган хәлнең сәбәпләре билгеләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез