Кичә көндезге өчләр тирәсендә Осиново бистәсенең “Радужный” торак комплексында фаҗига булган. “Татар-информ” Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып язганча, күпкатлы бер йортның унынчы катында урнашкан фатир тәрәзәсеннән 4 яшьлек бала егылып төшкән.
14.52 минутта полициягә бу хакта хәбәр кергән.
Күзәтчелек ведомствосы мәгълүматлары буенча, бала фатирда ялгызы гына калган бер мәлдә, ачык тәрәзәгә чебен-черки кермәсен өчен куела торган сеткага таянып, тәрәзәдән түбәнгә томырылган. Сабый шундук һәлак булган.Фаҗига булган урынга Яшел Үзән шәһәре прокуроры Дмитрий Ерпелев килгән. Тикшерү башлап җибәрелгән.
Күзәтчелек ведомствосы ата-аналарны балаларын караучысыз калдырмаска өнди.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез