Берничә кеше газ баллоныннан эшләгән плитәдә пылау әзерләгән. Тик ашарга пешергәдә газ чыгып, ялкын үрләгән.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, җимерелүләр юк, һәлакәт турында хәбәрләр ашыгыч хезмәтләргә килмәгән, ашыгыч хезмәт бүлекчәләре ярдәмгә чыкмаган.
5 кеше үзләре Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Аларның берсе башы җәрәхәтләнеп авыр хәлдә, калган дүртесе уртача дәрәҗәдә пешкән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез