Бүген республиканың 508 мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре булдырылган. Авыл укучыларына да шәһәрнекеннән калышмас өчен барлык мөмкинлекләр бар. 2021-2024 елларда 369 мәктәптә биология, химия, физика фәннәре кабинетлары яңа җиһазлар белән баетылган. Моңа кадәр технология, информатика, ОБЖ кабинетлары җиһазландырылды, шахмат зоналары ачылган иде.
– “Үсеш нокта”ларында тудырылган шартлар төрле фәннәрдән бәйгеләр, иҗадый конкурсларга, имтиханнарга әзерләнү мөмкинлеге бирә, – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин аның нәтиҗәсенә тукталып.
Рамил Хәйруллин белдергәнчә, Татарстан илебезнең олимпиада хәрәкәтендә алдынгы урыннарны алып тора. 2023/2024 уку елында 244 укучы Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары булып танылган. Дипломнар саны буенча Татарстан бары Мәскәү шәһәреннән һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калыша. Шуларның 29ы – авыл мәктәпләреннән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез