Алабугада 63 яшьлек хатын кыз, ялган брокерлар сүзләренә ышанып, 5 819 000 сум акчасыннан коры калган. Ул җинаятьчеләргә юлыгуы турында полициянең җирле бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Баксаң, әлеге ханым интернетта инвестицияләр аша өстәмә керем алу мөмкинлеге турында белдерүгә юлыккан. Тәкъдим белән кызыксынып, сайтта үзенең мәгълүматларын калдырган. Озакламый аңа бер хатын-кыз шалтыратып, видеоэлемтә өчен программа урнаштырырга киңәш икән.
Пенсионер бер ай дәвамында шушы программа аша төрле “белгечләр” белән аралашкан. Алар акча инвестицияләү, күчерү буенча үз киңәшләрен биргән, шул ук вакытта телефон экранын күрсәтүне таләп иткән. Хатын-кыз акчасын алырга карар кылгач, мошенниклар, төрле сәбәп табып, тагын акча салуны таләп иткән.
Пенсионер шунда гына алдакчылар тозагына әйләнүен аңлап, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.
Эчке эшләр министрлыгы халыкны уяу булырга, таныш булмаган кешеләрнең сүзләренә ышанмаска, электрон җайланмаларга теләсә нинди программалар урнаштырмаска чакыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез