Мошенниклар Лениногорскида яшәүче 63 яшьлек пенсионерны, инвестиция белән акча эшләргә тәкъдим итеп, 9,5 миллион сум күчерергә күндергән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Пенсионер әйтүенчә, ул социаль челтәрдә акча эшләү тәкъдимен күреп, шундагы сылтамага баскан һәм мессенджерның бер төркеменә килеп эләккән. Аңа инвестиция нигезендә, ягъни акча салып, шуннан соң аны югары процентлар белән алуны тәкъдим иткәннәр. Хатын-кыз, ризалашып, башта 10 мең сум күчергән. Шуннан соң, янәсе, табыш алу өчен, 9 миллион сум күчерергә кирәклеген хәбәр иткәннәр. Пенсионер баш тарткан, ләкин аферистлар, кызы исеменә кредит алуны сорап, “кодалауларын” дәвам иткәннәр.
Хатын-кыз, ниһаять, монысына да ризалашып, 9 миллион сумлык кредит алган һәм финанс платформасындагы “шәхси акча янчыгына” күчергән. Аферистлар, имештер, процент белән акчасын алу өчен счетына тагын берникадәр сумма җибәрергә кирәклеген әйткәч кенә, пенсионер, төп башына утыртуларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез