Полиция хезмәткәрләре Татарстанда бер авылда 67 яшьлек хатын-кызның мәк үстерүен ачыклаганнар. Пенсионерга карата җинаять эше кузгатылган. Аңа 300 мең сумга кадәр штраф яки сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү янарга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, республикада “Мәк-2025” операциясе өч этапта уздрылачак: 8-17 июль, 5-14 август һәм 9-18 сентябрь аралыгында. Максаты – тыелган үсемлекләргә каршы көрәшү. Аларны, табып, юкка чыгаралар һәм таралуын кисәтәләр.
Сүз уңаеннан, күптән түгел генә Кама Тамагында –3 мең кв.м мәйданда наркотик үсемлек кырын, Чаллыда – 170 төп кыргый киндерне юк иткәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез