Татарстанда аферистлар бер туташның 1,4 миллион сум акчасын урлаганнар

Казанда яшәүче 23 яшьлек туташ телефон мошенниклары кармагына эләккән. Аңа Мәгариф министрлыгы хезмәткәре исеменнән берәү шалтыратып, уку йортыннан бирелгән характеристикасын Дәүләт хезмәтләре порталына урнаштырырга кирәклеген әйткән, дип яза “Татар-информ”.

Туташ сылтама аша “Электронное образование” фейк сайтына кергән. Шул рәвешле ул мошенникларга үзеннең аккаунтына үтеп керүгә юл ачкан. Башта алар туташның 470 мең сумын кулга төшергән. Шуннан 1 миллион сумлык кредит алырга күндергән. Бу акча да аферистларга киткән.

“Татар-информ” Татарстан прокуратурасы мәгълүматларына таянып язганча, туташ аферистларга барлыгы 1,4 миллион сумнан артыграк күчергән.

“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Казанның Мәскәү районы прокуратурасы тикшерүнең барышын контрольдә тота.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре