Татарстанда җан башына уртача керем күләмен әйткәннәр

“Татарстанстат” быел беренче кварталда Татарстанның социаль-икътисадый хәле буенча хисапны дөньяга чыгарган. Ведомство мәгълүматларына караганда, җан башына туры килә торган керем күләме 48 694 сум тәшкил иткән.

Шул ук вакытта предприятие һәм оешмаларда бер хезмәткәргә туры килә торган айлык уртача хезмәт хакы 66 504 сум булган.

Узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, җан башына уртача керем күләме – 9,9 процентка, уртача хезмәт хакы күләме – 20,5 процентка арткан.

Әмма төрле өлкәдә хезмәт хакы бик төрле Мәсәлән, файдалы казылмалар чыгару (112,777 сум), мәгълүмат һәм элемтә эшчәнлеге (107 798), финанс һәм иминият эшчәнлеге (103,983), фәнни тикшеренүләр һәм техник эшләнмәләр (101,681) өлкәләрендә иң югары хезмәт хакы алып эшлиләр.

Шул ук вакытта иң аз хезмәт хакы – күчемсез милеккә бәйле операцияләр эшчәнлеге өлкәсендә (38 885 сум) һәм балыкчылык өлкәсендә – 45 354 сум.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре