Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүнең кемнәргә бирелүен аңлатканнар

Ана капиталыннан айлык түләү балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чараларыннан берсе булып тора. “Татар-информ” Татарстанда нинди гаиләләрнең бу ярдәмгә исәп тота алуын белешкән.
Түләү күләме
Әлеге түләү күләме бала яши торган төбәктә бала өчен билгеләнгән яшәү минимумына тигез. Татарстанда бу – 14 621 сум.
Түләү алу шартлары
- гаиләнең ана капиталында файдаланылмыйча калган акчасы булырга тиеш;
- түләү 3 яшькә кадәрге балага гына бирелә. Гаиләдә берничә шундый бала булса, түләү һәркайсына билгеләнә. Моның өчен бер гомуми гариза тапшырырга кирәк;
- гаиләдә бер кешегә туры килә торган уртача керем төбәктәге ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Быел Татарстанда ул 15 073 сум тәшкил итә.
Түләүне ничек рәсмиләштерергә?
- Дәүләт хезмәтләре порталы аша;
- МФЦ аша;
- Социаль фонд аша.
Гаризаны кем тапшыра?
-  ана капиталына сертификатка ия булучы кеше;
- баланың законлы вәкиле, опекуны яки ышанычлы кешесе – бу очракта гаризаны МФЦ яки Социаль фондка шәхсән барып тапшырырга мөмкин.
Түләүне кайчан билгелиләр?
Гариза бала туу яки аны уллыкка (кызлыкка) алу көненнән соң алты ай эчендә тапшырылса, акча шул айдан  бирелә башлый. Алты айдан соңрак мөрәҗәгать ителсә – түләү гариза биргән айдан соң башлана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре