Татарстанда «Әниләр медиада» проекты эшли башлады

Татарстан Россия төбәкләре арасында беренчеләрдән булып «Әниләр медиада» дип аталган яңа федераль белем бирү проектын гамәлгә ашыра башлады. Әлеге проектны «Диалог Регионы» иҗтимагый оешмасы Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә тормышка ашыра. Максатлары – декретта утырган әниләрне укытып, аларны социаль челтәрләр алып барырга, фотога төшерергә өйрәтү. Аннары алар матбугат секретарьлары булып эшли алачак. Үзләрен журналистика өлкәсе, PR менеджерлыкта сынап карарга теләүчеләрне укырга чакыралар.

Татарстанда 40 мең хатын-кыз декрет ялында утыра. Болары – сабыена 1,5 яшь тулганчы пособие рәсмиләштергән кешеләр. Араларында сабыена 3 яшь тулганчы эшкә чыкмаучылар да бар. Бу хакта «Әниләр медиада» проектын тәкъдим иткәндә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

– Без бүген күп өлкәләрдә кадрлар җитешмәү проблемасы белән очрашабыз. Шул исәптән матбугат өлкәсендә дә мондый проблема бар. Күп кенә бала үстерүче әниләрнең декреттан соң башка өлкәгә эшкә чыгасылары килүен дә ишетеп беләбез. Бу проект, мин журналист булыр идем, дәүләт органнарында эшләр идем, дигән кешеләр өчен бик яхшы, – ди министр.

Хатын-кызларны укыту «Демография» илкүләм проекты кысаларында узачак. Ул бушка булачак. Моның өчен 7 августка кадәр мамы-в-медиа.рф сайтында гариза калдырырга кирәк булачак. Яңа һөнәргә өйрәнергә теләүче кешенең 7 яшькә кадәрге баласы булу шарт. Гуманитар өлкәдә белем алган һәм эш тәҗрибәсе булса тагын да яхшырак. Иң мөһиме – теләк. Үзен матбугат чаралары белән эшли ала торган кеше дип санаса, шуңа омтылса, калганын өйрәтәчәкләр.

Казан шәһәр Думасы депутаты, «Барысы да балалар өчен» хәйрия оешмасы җитәкчесе Далия Гайнанова әнә шул фикердә.

– Һәр эштә теләк һәм үз-үзеңә ышану кирәк. Үзгәрергә беркайчан да соң түгел. Үз тормышыбызны үзебез хәл итәбез. Әйтик, кемдер 70 яшькә җиткәч, мин инде картайдым, дарулар эчәргә кирәк, дип даруханә юлын таптый, кемдер, минем әле эшлисе эшләрем бар дип, башкача яши. Әнә шуңа да хатын-кызларга теләк – яңа эшкә тотынырга курыкмагыз, – ди ул. – Мин күбрәк физик мөмкинлеге чикләнгән бала үстерүче әниләрне уйлыйм. Әгәр алар бу өлкәдә белем алып, каядыр эшли башласа, тормышларын үзгәртәчәкләр. Акча эшләгәч, баласын карарга няня яллый алачаклар. Проект әниләргә зур мөмкинлекләр ача.

Декрет ялында чакта яңа һөнәр үзләштереп, башка эшкә күчкән хатын-кызлар белән еш очрашабыз. Кемдер укытучылыкка укып, керфек ясый, икенчеләр пешекче эшен ташлап, кеше матурлый. Кыскасы, акчалы эш кирәк. Бу хакта очрашуда да әйттеләр. Оештыручылар бер кулыңа ике эш тә эшләп була дип ышандыра. Әйтик, социаль челтәрләрдә төркемнәр алып бару өчен көненә 2 сәгать вакыт та җитә икән. SMM белгечләрнең хәзер бик кирәк чагы.

Бу проект хатын-кызларны укытып кына калмый, аларны эшләргә дә өйрәтә. Башта онлайн укыйлар, аннары инде атнасына бер тапкыр Казанда очрашып укулар үткәрелә. Шул вакытта яңа һөнәр алырга теләүчеләрне төрле белгечләр укыта. Белгечләр фотога төшерергә, реклама эшләргә, дөрес итеп язарга, мәгълүматны таратырга өйрәтәчәкләр. Кыскасы, бу проекттан әзер белгеч булып чыгасың. Тагын шунысы да бар: әле эшкә урнашу мөмкинлеге дә бирәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре